Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Өмет» Норлат волонтерлар штабы 93нче гуманитар йөк партиясен җибәрде

«Өмет» Норлат волонтерлар штабы Яшел Үзәннең «Сугышчан туганлык штабына» МХО катнашучылар өчен Фәрит Зыятдинов аша 93нче (быел 42нче) гуманитар йөк партиясен җибәрде.

Киләсе атнада ярдәм фронтовикларга барып җитәчәк. Анда генератор, 6 флис эчле куртка, 3 маскировка челтәре, антидрон челтәр, 200 окоп шәме, 5 плед, 5 литрлы 8 бутыль су, 1 коробка дарулар, 50 плащ, 5 футболка, 33 термо кием, 5 тактик носилка, 106 җылы носки, 50 эчке кием тупланган.

Норлат авылы ветераннар советы, Норлат волонтерлар штабы Норлат, Татар Танае, Мулла Иле, Бакырчы, Акъегет, Күгеш, Олы Ачасыр, Бәчек, Айдар авыллары халкына актив ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтләрен белдерә. 

Роза Ягудина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев