«Өмет» («Надежда») Норлат волонтерлар штабында эш гөрли
Гыйнвар аеның соңгы көннәрендә «Өмет» («Надежда») Норлат волонтерлар штабында фронтка җибәрү өчен гуманитар йөкнең яңа партиясен әзерләү буенча кызу эш алып барылды.
Волонтер Фәһим Гарипов өендә окоп шәмнәре ясый. Бу юлы ул әзер продукцияне штабка алып килде һәм киләсе партия өчен дә шәмнәр әзерләячәк. Фельдшер Ирина Михайлова, болай да эшенең тыгыз булуына карамастан, эчке күлмәкләр, плащ, куртка һәм носилкалар тегәр өчен вакыт таба. Норлат китапханәсе мөдире Алсу Садыйкова сугышчыларыбыз өчен 20 савыт өй токмачы басты.
Фронтка ярдәм итүче волонтерларның көннән-көн арта баруы сөендерә. Кадерле волонтерларыбызга һәм хәйриячеләргә ышаныч, аңлау һәм ярдәм кулы сузулары өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Актив тормыш позициясе булган якташларыбыз белән горурланабыз.
Роза Ягудина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев