Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Яке мәдәният йортында "Һөнәр сайлау - мөһим адым" диеп аталган квест узды

Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе.

Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 16 - 17 яшьтәнгенә түгел, ә башлангыч сыйныфта укыганда ук башларга кирәк. Шул уңайдан мәктәп укучылары үзләрен, төрле һөнәрләрдә сынап карарга булды.

 Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Менә без дә, шушындый чаралар уздырып, үз чиратыбызда балаларның хезмәткә, эшкә карата мәхәббәтен уятырга телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев