Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Яке балалары балык тота

«Балык тота яр буенда, җәй аенда балыкчы», – дип шигырьләрдә генә сөйләнми, чынлыкта да җәйнең матур көннәрен су буенда үткәрергә яратучылар вакытларын бушка уздырмый.

Балык тоту тынычландыра, уйландыра һәм җанга үзенә күрә бер рәхәтлек бирә.
Шушы көннәрдә Олы Яке авылы балалары күл буена җыелды:
– Авылыбызның түгәрәк күлендә балалар белән рәхәтләнеп балык тотып, уеннар уйнап, самовар кайнатып, тәмле коймаклар белән чәй эчтек. Безнең балаларыбызны коймак белән сыйлаучы Рәхилә апа Хәмитовага олы рәхмәтебезне житкерәбез. Ходай сезгә тигезлек, саулык бирсен. Икенче юлы килгәндә уха пешерербез дигән уйлар белән таралыштык, – дип сөйли Олы Яке мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев