Олы Шырданнан яшел табиблар тарихы: Сәламәтлекне үләннәр белән ничек сакларга?
Үсемлекләрдән башка бу дөньяны күз алдына китерү мөмкин түгел. Алар безгә сулыш алу өчен һава гына бүләк итеп калмый, сәламәтлегебезне сакларга да ярдәм итә.
Борынгы кешеләр хайваннарның авырган вакытта кайбер үләннәрне сайлап ашаганын күзәткәннәр. Шуннан соң дару үләннәрен өйрәнә башлаганнар, аларның шифалы үзлекләрен ачканнар һәм китапларга теркәп барганнар. Мондый кешеләрне элек «үлән җыючылар» дип атаганнар.
Яшел табиблар кешеләргә гасырлар буе көч һәм сәламәтлек биргән. Медицинага нигез салучы Гиппократ 236 төрле үсемлек кулланган. Ә бөек табиб Әбугалисина исә 900гә якын дару үсемлегенең файдалы сыйфатларын тасвирлап калдырган.
Россиядә беренче даруханә – Даруханә палатасы – 1581 елда ачыла, шул ук чорда беренче «Табиб китабы» («Травник») басылып чыга. Петр I заманында даруханә бакчаларында дару үләннәрен махсус үстергәннәр һәм әзерләгәннәр.
Бүген дә табигатьнең яшел даруханәсе кешеләргә ярдәм итүен дәвам итә. Әмма бу байлыктан дөрес һәм сакчыл файдалана белү бик мөһим. Бу хакта Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова сөйләде.
Безнең илдә 500дән артык дару үләне үсә. Бүгенге көндә кулланылган даруларның якынча 45 проценты нәкъ менә дару үсемлекләре нигезендә әзерләнә.
Дару үләннәренең файдасын күрү өчен аларны дөрес вакытта, дөрес итеп җыя белү аеруча әһәмиятле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев