Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырданда туып, гомер иткән Нурия Гәрәй кызы Абдуллина 10 август көнне олы юбилеен – 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләде

Юбилярны күркәм бәйрәме белән җирлек башлыгы Ирада Камалова, мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова, Гөлназ Батталова өенә барып котлады, район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән дә гөлләмәләр, җылы теләкләр җиткерде һәм бүләк тапшырды.

 Гаиләдә өч кыз бала, ике малай үсәләр. Ул җиде классны тәмамлагач, Яшел Үзән шәһәренә китә. Анда ике ел эшләгәннән соң, яңадан авылга кайта, тормышка чыга. Ике балалары туа, әмма иренең гомере кыска була, нибары биш ел яшәп калалар. Ун ел толлык авырлыгын татыганнан соң, шулай ук өч бала белән тол калган Гомәр абый Нурия апаның кулын сорый.

Юбилярны күркәм бәйрәме белән җирлек башлыгы Ирада Камалова котлады

Юбилярны күркәм бәйрәме белән җирлек башлыгы Ирада Камалова, мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова, Гөлназ Батталова өенә барып котлады, район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән дә гөлләмәләр, җылы теләкләр җиткерде һәм бүләк тапшырды.

Нурия Гәрәй кызы Абдуллинага 10 август көнне  90 яшь тулды

– Тормыш иптәше Гомәр абый белән 35 ел матур гомер итә алар. Биш баланы тәрбияләп, олы юлга чыгаралар. Нурия апа гомере буе колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. Бүгенге көндә 9 оныгы, 10 оныкчыгының яратуын тоеп, балаларының кадер-хөрмәтендә, уртанчы улы Ильяс һәм килене Гөлнара гаиләсе белән Олы Шырданда матур картлык кичерә. Алдагы гомерләрендә дә сау-сәламәт булып, күңел тынычлыгы белән яшәргә язсын, – ди Ирада Камалова.

Без дә ихлас теләкләргә кушылабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев