Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырдан мәдәният йортында «Мөнәҗәтләр - рухи мирасыбыз» дигән кичә уздырганнар

Татар халкы элек-электән моңлы-җырлы халык булган. Башларына кайгы төшкәндә дә, бәетләр, мөнәҗәтләр язып, аларны көйгә салып җырлаганнар һәм алар буыннан-буынга кучеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.

Мөнәҗәт гарәп-фарсы теленнән "Ходайга ялвару", "Дога", "Раббыбыз белән яшерен әңгәмә", диеп тәрҗемә ителә.

- Җәйге эссе көннәрнең берсендә, 3 август көнне, мәдәният йортында "Мөнәҗәтләр - рухи мирасыбыз" дигән кичә узды. Кичәдә авылыбыз мәктәбендә озак еллар буена балаларга белем биргән, зур ихтирамга лаек булган укытучыбыз Гөлсинә Гайфуллина әнисеннән язып алган мөнәҗәтләрне моңлы итеп башкарды. Шулай ук күп еллар мәдәният йортында эшләп килүче "Саруна" ансамблендә шөгыльләнеп йөрүче Сания Вилданова, Наҗия Хәсәнова да мөнәҗәтләр башкарды. Авылыбызда муллалык вазифасын башкарган дин әhелләрен дә искә алдык. Бүгенгесе көндә халыкка хезмәт итүче мәдәният йортыбыз Казаковлар салдырган мәчетнең бүрәнәләреннән төзелгән. Бу изге бинада шундый матур кичә узуы куңелләргә рухи азык булып иреште, – дип яза Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.

Фото/видео: Наҗия Хәсәнова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев