Олы Шырдан авылындагы чишмә ташландык хәлгә төшкән була, Ислам Закиров менә шушы зур эшкә алынып, чишмәне төзекләндергән
Башлап йөрүчесенә һәм аңа ярдәм иткән һәркемгә авыл халкы рәхмәтле.
“Хәзер суга йөрүләре дә күңелле. Әйе, без чишмә суын эчәбез, өебездә краннан агып торса да. Әле Закировлар гаиләсенең игелекле гамәлләре моның белән генә бетми. Ленин урамына таш җәйдерде. Бу бик зур һәм чыгымлы эш. Аллаһ үзләрен зурласын, маллары артсын, исәнлеген бирсен дип кенә телибез, - дип шалтырата газета укучыбыз. Фотоларын да юллады.
Афәрин, кылган игелекле гамәлләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев