Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырдан авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә, бала чактан ук сәламәтлекләре чикле булган авылдашларының хәлләрен белеп, матур теләкләрне теләп, аларга күчтәнәчләр тапшыр­ды

Күңел җылысы – ул бит кояш кебек

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнә. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Бу көннәрдә аларга игътибар чыннан да арта.

Авырлыкны җиңәр
өчен көч кирәк,
Ә кешегә hәрчак
җылы сүз кирәк.
Бер назлы сүз мең
дарудан көчлерәк,
Назлы сүзгә hәркем
мохтаҗ, түз йөрәк!

Шушыларны истә тотып, Олы Шырдан авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә, бала чактан ук сәламәтлекләре чикле булган авылдашларының хәлләрен белеп, матур теләкләрне теләп, аларга күчтәнәчләр тапшыр­ды.

– Үзебезнең кайгыртучанлыгыбыз аша, азга гына булса да, аларның авырлыкларын оныттырып торыйк, аларга шатлыклы мизгелләр бүләк итик, киләчәккә өмет, алдагы көннәргә ышаныч уятыйк. Аларның шул кечкенә генә бүләккә дә ихлас шатланганнарын күрү үзе җанга бер рәхәтлек бирә. Бүләге дә түгел, аралашу, игътибар күпкә мөһимрәк бит, – ди Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова. – Хәзерге тыз-быз заманда тирә-ягыбызга күз салырга вакыт тапмыйбыз. Әйе, бүген кырыс, төрле җылы хисләр йөрәкләребездә урын тапмаган заманда яшибез. Миһербанлы, кешелекле булсак иде. Башкаларга биргән күңел җылысы – ул бит кояш кебек, яшәргә көч бирә.

Физалия Дәүләтгәрәеваның һәрберебезгә тормыш иткәндә шигарь итеп алырлык мондый юллары бар бит:

Җиңел түгел яшәү,
тик шулай да
Көчсезлек белән син күрешмә.
Дәрт-дәрманнар
салып юлларыңда
Алдан барсын карар – «БИРЕШМӘ!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев