Быелгысы елны бу чара аеруча әһәмиятле, чөнки без 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез.
- «Георгий тасмалары» – ул символ гына түгел, ә Бөек Ватан сугышында җиңүчеләрнең батырлыгына хөрмәт билгесе. Акциянең төп максаты – ничек кенә булмасын, яңа буынга халыкның иң куркыныч сугышны нинди бәя белән җиңүен, без кемнең варисы булып калуыбызны, кем белән горурланырга, кемне истә тотарга тиешлегебезне онытмаска тырышу, – дип яза Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.
Нет комментариев