Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырдан авылында Юрий Гагаринны искә алдылар

12 апрель көнне, Олы Шырдан мәктәп укучылары мәдәният йорты җитәкчесе Наҗия Хәсәнова hәм укытучы апалары Гөлнара Абдуллина белән Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алдылар.

-Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән, СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән, 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителгән. 1961 елның 12 апрелендә СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очкан. Кешеләрнең йолдызларга очу турында күп гасырлар буе килгән хыялы тормышка ашкан, - дип сөйли Наҗия ханым. – Гөлнара Габбаз кызы белән балаларга космонавтика өлкәсендә эшләгән галимнәр, космонавтлар һәм космик очышлар тарихы чагылдырылган материаллар тупланган «Кеше. Галәм. Космос.» презентациясе тәкъдим иттек. Мәктәп укучылары бик тырышып космос темасына рәсемнәр ясадылар hәм табышмаклар чиштеләр. Соңыннан балаларга Роскосмос киностудиясе тәкъдим иткэн "ЭРА" дип исемләнгән фильм курсәттек. Бу фильмда космонавт булырга хыялланган малай турында суз бара. Балалар белемнәрен яңартып, ишеткән hәм күргәннәреннән канәгать булып, бер-берсе белән фикер алышып, өйләренә таралдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев