Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Карауҗа авылы мәдәният йортында, Әниләр көне уңаеннан оештырылган матур бәйрәм кичәсе узды

Бурычлы сиңа мин әкәем-алтыным, Сиңа дип эзләдем дөньяның асылын. Ай белән кояшны бирим дип уйладым, Үрелеп алырга җитмәде буйларым.

Әйе,безне тудырган,күкрәк сөтен имезгән,йокыларын калдырып,төннәр буе бишектә тибрәткән​ Әниләргә без гомер буе бурычлы.Әмма ул бурычларыбызны гомеребез буена да түләп бетерү мөмкин түгелдер.Алар үзләре дә бездән ай белән кояшны да,зиннәтле бүләкләрне көтмиләрдер.Алар өчен иң кадер бүләк,балаларының сау- саләмәт булып,яхшы кеше булып үсүедер.Менә шул чакларда алар башларын югары күтәреп,чиксез горурлану кичерәләрдер.

Менә шундый мәгънәле сүзләр белән башланып китте Олы Карауҗа авылы мәдәният йортында,китапханә белән берлектә Әниләр көне уңаеннан оештырылган матур бәйрәм кичәсе. Кичә матур шигырьләр,күңел кылларын тибрәтердәй моңлы әниләр турындагы җырлар,дәртле биюләр,гармун көйләре тезмәләре белән үрелеп барды.Залда утырган әниләр елмайдылар да,еладылар да.Бүгенге бәйрәмдә яңгыраган матур теләкләр аша алар күңелләренә рәхәтлек алдылар.Ә бу кичәне оештырган,Карауҗа авылы мәдәният утын дөрләтеп яндырып торучы Миләүшә белән Эльзага,алар янында тыпырдап торучы активист кызларга мең рәхмәтләребез һәм ихтирамыбызны белдерәбез.Бәйрәм белән,кадерле әниләр, - дип сөйли Әлфинур Хөснетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев