Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Карагуҗа авылында күркәм традиция яши

Даими уку елы башланыр алдыннан җирлек депутаты Ленар Хуҗиәхмәтов беренче сыйныфка укырга керүче балаларга кирәк-яраклар белән тутырылган букчалар бүләк итә.

- Авыл җирендә яшәүчеләргә, күп балалы гаиләләргә, гомумән бу зур ярдәм. Әти-әниләр, балалар, мәктәп коллективы, матур эшнең дәвамлы булуын, һәм әле бик күп еллар сабыйларны шулай сөендерә алуларын теләделәр. Ленар Хуҗиәхмәтовкә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез! Катлаулы эшендә уңышлар, яңа казанышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек телибез! Безне зурлаганга Аллаһ үзе зурласын сезне, – дип яза Олы Карагуҗа авылы җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Илһам кызы Исмәгыйлева.

Фото: Гөлчәчәк Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев