Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Якедә «Балык кап, кап, яр буенда ят, ят» дип исемләнгән балык тоту бәйрәме узды

Авыл. Җәй. Су буе. Таллыкта чут-чут кошлар сайрый. Аллы-гөлле чәчәкләрне үбә-үбә төклетура бал җыя. Шушы матурлыкка хозурланып, табигать кочагында кемнәр генә ял итәргә, балык тотарга теләмәс икән?!

Олысы да, кечесе дә бу шөгыльне бик ярата дисәм, ялгышмам. Тик балык кына койрыгын «селкеп» узарга мөмкин. Эләкмәсә дә, яр буенда саф һавада ял итеп кайту үзе бәхет инде ул, ә менә эләксә, әле зуррагы да булса, икеләтә бәхет!

Олы Якедә «Балык кап, кап, яр буенда ят, ят» дип исемләнгән балык тоту бәйрәме узды. Биредә ике яшьлек сабыйдан алып, 70 яшьлек өлкәннәр дә катнашты.
– Күңелле булды да соң бәйрәм! Авыл халкының, балаларның һәм аларның әниләре, әбиләре килүе бик сөендерде, – дип сөйли әлеге бәйрәмне оештыручы Олы Яке мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова. – Балык тотарга килгән егетләребез үз осталыкларын күрсәтте. Бу үзенчәлекле бәйрәмне традиция буенча ел да уздырырга тырышабыз, халык та арта гына, килүче авылдашларга зур рәхмәт.
Бәйрәмнең тәмле өлешенә дә килеп җиттек. Үзең эшләп ашасаң – тәмле була диләр бит, бу дөрестән дә шулай. Егетләр тоткан балык­тан «телеңне йотардай» уха пешергәннәр. Кыр­да, учакта пешкән ашның исләрен газета аша сезгә дә җиткереп булса икән ул! Кайнар ризык янына самоварда чәй дә кайнады, коймаклар да «менеп кунаклады». Эх, авыз сулары килде, хәтта.
Шуны да язмый булдыра алмыйм, мактау дип кабул итмәгез. Арагызда: «Бу Лилия Әхмәтшакирова барысына да ничек кенә өлгерә икән?» – дип уйлаучылар бардыр? Шушы сорауны үзенә дә бирдем.
– Әни кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләде, шуның файдасы дип беләм. Бер эштән дә курыкмыйм, белмим икән, өйрәнәбез. Бар тегене яки моны эшлә дип, беркем дә әмер бирми, югыйсә. Йөрәк шундый тынгысыз инде.
Лилия Әхмәтшакирова уздырган төрледән-төрле кичәләр, бәйрәмнәр турында газетабыз битләрендә даими яктыртып торабыз. Шундый фантазиягә бай, төрле идеяләр белән янып яшәүче якташыбызга кабат соклансак та, артык булмас. Гел дә шулай гөрләп, яңадан-яңа проектларны тормышка ашырып, авыл халкының рәхмәт сүзләрен ишетеп, аларга рухи азык биреп, тормыш мәшәкатьләреннән азга гына булса да ял иттереп яшәргә насыйп булсын! Бергәләшеп, дус-тату булып, аралашып гомер итүләргә ни җитә?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев