Олы Яке мәдәният йортында «Безнең заман батырлары» дигән стенд куелган
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Яке мәдәният йортында «Безнең заман батырлары» дигән стенд куелган

***

23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Олы Яке мәдәният йортында хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашкан һәм батырларча һәлак булган авылдашларны олылау һәм хөрмәт йөзеннән "Безнең заман батырлары" дигән стенд куелган.

-Бу чарада егетләребезнең гаиләләре белән очраштык, илебезне саклаган батырлар өчен рәхмәтебезне җиткердек.
Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Дөньяларыбыз тизрәк тынычлансын, һәр егет гаиләсе янына исән-имин кайтсын иде, - дип сөйли Олы Яке мәдәният йорты сәнгать житәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.


Нет комментариев