Олы Ачасырның “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының гүзәл затлары шушы көннәрдә Алма бәйрәмен уздырды
Әйе, быел алма ишелеп уңды.
Хуҗабикәләр ниләр генә әзерләмәде - киптерде, кайнатты, компот япты, как ясады, бәлешен пешерде.
-Уңган, булган ханымнарыбыз бәйрәмгә дә төрле ризыклар белән килгән иде. һәм ул элеккеге уеннарыбыз, җыр-бию белән үрелеп барды. Әлбәттә инде авылыбыз хәзрәте Равил Кадыйров очрашуны изге догадан башлап җибәрде. Ил-көннәребез тыныч булып, кабат шундый бәйрәмнәрдә очрашулар насыйп булсын, - дип сөйли Олы Ачасыр мәдәният йорты җитәкчесе Фәния Зыятдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев