Олы ачасырлылар Россия флагы көненә багышлап мастер-класс уздырган
Олы Ачасыр мәдәният йортында Россия флагы көне уңаеннан флаглар ясау буенча мастер-класс оештырылган.
– Россия флагы көне – россиялеләрнең барлык буыннары бәйрәме, бөек ил тарихына хөрмәт күрсәтү көне ул. Өч төсле байрак Россия дәүләте барлыкка килү белән тыгыз бәйләнгән, ул хәрби җиңүләр һәм казанышлар символына әверелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Россиянең дәүләт символлары тарихы, флагның һәр төсенең әһәмияте турында сөйләде. Һәр илдә символларның өч бергәлеге: герб, флаг һәм гимн барлыгын искәртте. Чараны Россиянең кечкенә флагларын ясау буенча мастер-класс белән тәмамладылар, дип сөйли Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.
Фото: Фәния Зыятдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев