Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр мәдәният йортында «Сәламәт тәндә - сәламәт рух» дигән чара оештырганнар

Олы Ачасыр мәдәният йортында яшь буынны актив ялга һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатында «Сәламәт тәндә - сәламәт рух» дигән исем астында уеннар үткәргәннәр.

- Балаларга спорт белән шөгыльләнүнең мөһимлеге, дөрес туклануның, актив тормыш рәвеше алып баруның зарурлыгы турында сөйләдек. Балалар бик теләп хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар, төрле эстафеталарда катнаштылар, зирәклектә көч сынаштылар. Чарада искиткеч һәм дустанә атмосфера, балаларча елмаю һәм көлү диңгезе хөкем сөрде. Барысы да күтәренке кәеф һәм күтәренке рух алды, – дип яза Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев