Олы Ачасыр мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган җылы очрашу уздырганнар
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган җылы очрашу уздырганнар

Бәйрәм кичәсенә сәнгать өлкәсендә эшләп чыккан ветераннар һәм хәзерге вакытта төрле мәдәни чараларда актив катнашкан апаларны чакырганнар.

- Бәйрәмнең тантаналы өлешендә өлкән яшьтәгеләр үз адресларына чын күңелдән озын гомер,сәламәтлек, матур, тыныч картлык, яхшы кәеф теләкләрен ишеттеләр. Бәйрәмне авылыбызнын имам-хатыйбы Равил хәзрәт Кадиров үзенең матур теләкләре, хәер-догалары белән башлап җибәрде, авыл җирлеге башлыгы Илнур Саттаров котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Депутат Эдуард Садыйков ветераннарыбызга бүләкләр тапшырды. Аңа эшендә уңышлар теләп, рәхмәт әйтеп догалар кылынды. Бәйрәм сый-хөрмәтле чәй өстәле артында дәвам итеп, аның барышында олыларыбыз рәхәтләнеп аралашып, жырлашып утырдылар. Бәйрәмгә һәрберсе күчтәнәчләр белән килгән иделәр һәм без аларга рәхмәтләребезне белдерәбез, - дип яза Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.


Нет комментариев