Олы Ачасыр мәдәният йортында калфак тегү серләре ачылды
Милли бизәкләр, борынгы чигү ысуллары һәм балаларның оста куллары – Олы Ачасыр мәдәният йортында калфаклар ясау буенча осталык дәресе зур кызыксыну уятты.
Татар милли киеменең аерылгысыз өлеше булган калфак – бары тик матур бизәк кенә түгел, ул хатын-кызларның зиһенен, сабырлыгын һәм осталыгын чагылдыра. Быелгы осталык дәресе нәкъ менә шушы күркәм традицияне яңартуга багышланды.
Чарада катнашучылар таблетка формасында калфак тегәргә өйрәнделәр. Башта эш бик җиңел кебек тоелса да, әкренләп аның никадәр күп вакыт, көч һәм сабырлык соравы ачыкланды.
– Карап торышка калфакны тегеп чыгу ансат кебек. Ләкин чынлыкта һәр тегү, һәр бизәк – күп тәҗрибә, төгәллек һәм чиксез сабырлык таләп итә, – дип уртаклашты Олы Ачасыр авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлнур Әхмәт кызы
Осталык дәресен Гөлнур Әхмәт кызы алып барды. Ул калфак тегүнең нигез ысулларын гына түгел, ә әби-бабайларының чигү һәм бизәү серләре белән дә уртаклашты.
Катнашучылар борынгы заманнарда хатын-кызларның калфакларга нинди бизәкләр төшерүен, аларның нәрсәне аңлатуын, нинди төсләрне өстен күрүләрен белде.
Балалар үз куллары белән матурлык тудырды
Дәрестә балалар:
- милли орнаментларны өйрәнделәр;
- тукымаларга аппликация техникасын үзләштерделәр;
- үз калфакларын ясадылар.
– Мин үземә кызыл төстәге тукыманы сайладым, чөнки ул көч, шатлык һәм матурлыкны белдерә. Хәзер калфагымны әнигә бүләк итәчәкмен, – дип бүлеште эш барышында бер укучы.
Дәрес ахырында һәр катнашучы үз куллары белән ясалган матур калфак белән горурлана алды. Чара традицияләрне саклау, яшь буынга милли кәсепне таныту, балаларның иҗади сәләтен үстерү өчен мөһим адым булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев