Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр мәдәният йортында балалар белән «Сәламәт яшим дисәң...» дигән исем астында төрле уеннар үткәрелгән

«Чара башында балаларга сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләдек, фикер алыштык»

– Балалар ике командага бүленеп үзләренең спортта осталыкларын күрсәтте: шарлар белән йөгерде, туп белән уйнады, скакалкада сикерде, кулларын тотынышып чылбыр ясап йөгерде һәм башкалар... Һәм, әлбәттә, дуслык җиңде. Соңыннан балаларны «тәмлүшкәләр» белән сыйладык. Менә шулай, күңелле яшибез. Иҗат итәбез, түгәрәкләрдә яңа сәләтләргә өйрәнәбез, спорт чараларында сәламәтлегебезне ныгытабыз. Иң мөһиме – мәдәният йорты гөр килеп тора, – дип сөйли Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев