Мәктәп каникуллары — балалар өчен ял гына түгел, ә яңа осталыклар үзләштерү, файдалы һәм кызыклы вакыт үткәрү мөмкинлеге дә. Олы Ачасыр мәдәният йортында коймак пешерү буенча мавыктыргыч мастер-класс узды. Чарада кызлар камыр әзерләүнең нечкәлекләрен өйрәнде, төрле ингредиентлар белән танышты һәм беренче тапкыр үзләре мөстәкыйль рәвештә коймак пешереп карады.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, баланы кечкенәдән үк ризык әзерләүгә тарту бик мөһим. Бу аларда мөстәкыйльлек, җаваплылык һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерә, шулай ук гаиләдә ярдәм итү теләген тәрбияли. Мастер-класс барышында кызлар камыр басу, аны җәю һәм коймак пешерү кебек эш тәртибен тулысынча үзләштерде. Алар бер-берсенә ярдәм итеп, бергәләп эшләүнең никадәр күңелле икәнен дә тойды.
Чара азагында матур итеп чәй өстәле оештырылды. Кызлар үз куллары белән пешергән хуш исле коймаклардан авыз итте, бер-берсен сыйлады һәм яңа осталыклары белән горурланды. Мондый чаралар балаларның күңелен күтәрә, аларда файдалы гадәтләр тәрбияли һәм мәдәният йорты тирәсендә дусларча аралашу мөхитен ныгыта.
Нет комментариев