Бу – күздән яшерелгәнне күрүче һәм хезмәттәшләренә төгәл диагноз куярга ярдәм итүче белгечләрнең бәйрәме. Аларның эше тирән белемнәрне генә түгел, ә аеруча игътибарлылыкны да таләп итә, чөнки һәр рентген рәсеме артында – кеше сәламәтлеге.
Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсендә 13 рентгенолог хезмәт итә. Бу – көн саен рентген, КТ, флюорография һәм маммография белән эшләүче белгечләр.
Кадерле табиблар! Күренмәс, әмма бик мөһим хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Яшерелгәнне таба белгәнегез һәм хезмәттәшләрегезгә дөрес диагноз куярга ярдәм иткәнегез өчен. Сезгә ачык рентген рәсемнәре, кызыклы очраклар (тик яхшы мәгънәдә генә!) һәм ныклы сәламәтлек телибез!
Бәйрәм белән!
ЗЦРБ
Нет комментариев