Бу – көзге табынга ямь өстәүче, төсләре белән күзне иркәләүче һәм тәме белән сөендерүче җиңел ризык. Җимешләрнең татлы тәме, сырның йомшаклыгы һәм чикләвекнең үзенчәлекле хуш исе бергә кушылып, кабатланмас тәм барлыкка китерә.
Фото: редакция архивыннан
Кирәк булачак:
- 2 хөрмә;
- ярты гранат;
- 100 г салат яфраклары;
- 50 г фета сыры;
- 30 г әстерхан чикләвеге;
- 2 аш кашыгы зәйтүн мае;
- 1 чәй кашыгы лимон согы;
- тәменчә тоз һәм борыч.
Салат яфракларын яхшылап юып, киптерергә һәм матур итеп тәлинкәгә җәяргә. Хөрмәне юка телемнәргә кисеп, салат өстенә тезәргә. Гранат бөртекләрен сибәргә, вакланган чикләвек һәм уылган сыр өстәргә.
Соус әзерләү өчен зәйтүн маена лимон согы, аз гына тоз һәм борыч кушып болгатырга. Әзер катнашманы салат өстенә сибәргә.
Салатны табынга бирер алдыннан әзерләү яхшырак. Ул бәйрәм табынын да, көндәлек аш өстәлен дә бизәр.
Ашларыгыз тәмле, табыннарыгыз ямьле булсын!
Нет комментариев