Хәерлесен сорау догасы
Иман нуры

Хәерлесен сорау догасы

اللَّهُمَّ خَيْرًا فِي كُلِّ اخْتِيَارٍ، وَخَيْرًا فِي كُلِّ أَمْرٍ أَنْتَظِرُهُ، وَخَيْرًا فِي كُلِّ مَا أَخْشَاهُ، اللَّهُمَّ ارْزُقْنِي رَاحَةَ الْبَالِ، وَطُمَأْنِينَةَ الْقَلْبِ، وَوَفِّقْنِي لِمَا تُحِبُّ وَتَرْضَاهُ

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

УКЫЛЫШЫ:

Әллаһүммә хъайранн- фий күлли ихътийәәр, үә хъайранн- фий күлли әмрин әннтәзъыйруһ, үә хъайранн- фий күлли мәә әхъшәәһ. Әллааһүммә- рзүкъоний раахәтә- л-бәәл, үә тъумәэ'нийнәтә- л-къальбе, үә үәффикъоний ли-мәә түхиббү үә тәръдъааһь.

МӘГЪНӘСЕ:

«Аллаһым, минем һәр карарымны (сайлавымны) хәерле кыл, мин [өметләнеп] көткән һәр нәрсәне хәерле кыл, мин курыккан һәр нәрсәдә хәерлесен насыйп кыл. Аллаһым, миңа җан рәхәте һәм күңел тынычлыгы бир, Үзеңә ошый торган һәм Үзең разый булачак нәрсәләргә мине юнәлт».

Көндәлек тормышта укыла торган догалар


Нет комментариев