Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр авылында «Тылсымлы салават күпере» рәсем конкурсы узды

Олы Ачасыр авыл мәдәният йорты янында балалар өчен иҗади чара – асфальтта рәсем конкурсы оештырылды.

«Тылсымлы салават күпере» дип исемләнгән бәйге җәйге көннәрнең матурлыгын, балаларның иҗади сәләтен ачарга юнәлдерелгән иде.

Асфальтта рәсем ясау – бары тик күңелле шөгыль генә түгел, ул баланың иҗади фикерләвен, әйләнә-тирә дөньяны танып белүен, төсләр аша үз хисләрен чагылдыра алуын үстерә. Конкурста балалар үзләренең акбурлары белән асфальтта чын сәнгать әсәрләрен тудырдылар.

Һәр рәсем үзенчә матур, үзенчә уникаль килеп чыкты. Балалар салават күперен төрле рәвештә сурәтләделәр: берәүләр аны якты кояш нурында итеп, икенчеләр аны төсле күпер булып, ә кайберләре аны гаҗәеп хайваннар, чәчәкләр аша күрсәттеләр. Бәйге барышында дуслык рухы, үзара ярдәм хисе хөкем сөрде.

Конкурс тәмамлангач, һәр катнашучы үз эшеннән канәгать калды. Балалар көн буена уңай эмоцияләр, якты тәэсирләр, яхшы кәеф алдылар. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар балаларның иҗади сәләтен ачарга, аларның үз көченә ышанычын арттырырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев