Рәйхана апа гомер буе колхозда тырышып хезмәт куйган, өч ул тәрбияләп үстергән. Бүген ул балаларының кадер-хөрмәтен күреп, якыннарының җылысы белән гомер кичерә.
Юбилярны олугъ бәйрәме белән район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән җирлек башлыгы Илнур Саттаров котлады, изге теләкләрен һәм ихлас тәбрикләвен җиткерде.
Рәйхана Закир кызына нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп, озын-озак еллар бәхетле гомер кичерүен телибез! 90 яшьлек юбилеегыз котлы булсын!
Нет комментариев