Олы Ачасыр авылында балалар өчен Чыршы бәйрәме узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр авылында балалар өчен Чыршы бәйрәме узды

***

– 2 гыйнвар көнне балаларга чыршы бәйрәме үткәрдек. Балалар янына кунакка Кыш бабай белән Кар кызы да килгәннәр иде. Балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар, хәтта гармунда да уйнап бирделәр. Өлкәннәребез дә читтә калмады, алар да рәхәтләнеп күңел ачты. Ә Кыш бабайдан күчтәнәч алу-үзе бер бәхет! – дип сөйли Фәния-Саматовна Зиятдинова.


Нет комментариев