Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр авылы зиратында зур өмә узды

Олы Ачасыр авылының зиратында ике көн дәвамында халык өмә үткәрде.

Авылдашлар кулга көрәк, тырма, пила алып, җәен үскән үләннәрне, коры агачларны чистартты, ватылган кабер ташларын төзәтте.

Җирлеләр әби-бабаларыбызның тынычлыгын кайгырту – изге эш, дип саный. Бу өмә - үлгәннәр рухына хөрмәт, киләчәк буынга үрнәк булып торсын.

Ачасыр авыл җирлеге башлыгы Илнур Саттаров өмәдә катнашкан һәр кешегә олы рәхмәтләрен белдерде:

- Бик зур рәхмәт сезгә, авылдашлар! Аерым рәхмәтләрем өмәдә катнашкан халыкны тәмле плов белән сыйлаган Радик Юнус улына һәм Дусмуратка. Аллаһ Тәгалә һәрберегезгә сәламәтлек, озын, бәхетле гомерләр, күңел тынычлыгы, тигезлек, эшләрегездә уңышлар насыйп итсен! Әрвахларыбызның рухлары шат булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев