Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Очрашырга сәбәпләр булып торсын

Зарыгып көткән Яңа ел бәйрәме күз ачып йомганчы узып та китте. Озын ялларны ничек үткәрү һәркемнең үзеннән тора. Иң мөһиме – ел буе күңелне җылытырлык мизгелләр күбрәк булсын!

Татар Танае авылының Кооператив урамы халкы әле бу бәйрәмне байтак вакыт искә алып сөйләр. Яңа елның нәкъ менә беренче көнендә күршеләр, туганнар, дуслар искиткеч тәмле уха белән сыйланырга җыелды. «Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына», – дип юкка әйтмиләр бит! Айрат абыйга рәхмәт, балыгын да тотып бирде, ә инде шушы балыктан уха пешереп сыйлаучы егетләргә аеруча да зур рәхмәт. 

Тәлгат Сәйфетдинов капка алдында күршеләр белән бергә бизәп куйган зур, матур чыршы янына олысы да, бала-чагасы да җыелды. Казанда борынны кытыклап, хуш исләр чыгарып уха кайный, кемдер җырлый, кемдер бии, кемдер өстәл әзерли. Әлеге уха бәйрәме күршеләрне генә түгел, кунакка кайткан авылдашларны да очраштырды. Көне дә нинди матур иде бит, иртәдән җыелган халык, эңгер-меңгер була башлагач та, таралырга ашыкмады. 

– Бер күрешү – үзе бер гомер диюләре нәкъ менә шушыдыр инде. Бик күңелле бәйрәм оештырганнары өчен Тәлгат белән Альмирага рәхмәт. Шушындый рәхәт, җылы, җанлы очрашуларның кайчан булганын да хәтерләмибез инде, – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде күршебез Венера Павловна.

Күршеләребез барысы да җыр-моңга гашыйк кешеләр булгач, бәйрәм дә җыр-моңга уралып, күңелле узды. 

Уханы пешерүче Булат Гыйсмәтуллинны да мактап туймадылар. Чыннан да, ир-атлар ризык пешерсә бөтен җанын-тәнен биреп әзерли диләр бит. Бу дөрестән дә шулай. 

Язмамның ахырында шуны әйтергә телим, дөнь яга бер генә килгәнбез, гел шулай бердәм, тату, дус күршеләр булып яшик. Иң мөһиме – илдә тынычлык булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев