Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлатның «Өмет» волонтёрлар штабы фронтка ярдәм итүдә катнашкан барлык изге күңелле якташларыбызга ихлас рәхмәтен белдерә

Игелекле эшкә өлеш керткән якташларга рәхмәт!

Бу юлы ярдәм күрсәткәннәр:

  •  Акъегет авылында яшәүче Нәбиуллин Дамирга – яраланып дәваланучы сугышчылар өчен 5 кг бал тапшырганы өчен;
     
  •  Мулла Иле авылында яшәүче Тәлгать һәм Рөстәмгә Фазлыевлар – 24 шешә су биргәннәре өчен;
     
  • ️ Гыйзәтуллина Айгөлгә – газ баллончыклары белән ярдәм иткәне өчен;
     
  •  Садыйков Рамил Гадил улына – хәйрия акциясен оештырганы һәм фронтка ярдәм фондына 6700 сум акча тапшырганы өчен;
     
  • Зур Өтәк авылында яшәүче тыл хезмәтчәненә – маскировка челтәрләре үрүдә ярдәм күрсәткәне өчен;
     
  •  Норлатның «Помощь бойцам» волонтёрлар оешмасы җитәкчесе Михаилов Алексей Вячеславовичка – 2 генератор, газ баллончыклары, фонарьлар һәм маскировка челтәрләре өчен нигезләр тапшырганы өчен;
     
  •  Шулай ук кыр госпиталенең үтенече буенча салкын тиюгә каршы дарулар сатып алуда ярдәм иткән барлык мәрхәмәтле якташларыбызга (8000 сум күләмендә) зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

 
Кадерле якташлар! Сезнең һәрбер ярдәмегез, һәр игелекле гамәлегез – зур әһәмияткә ия. Бердәмлек һәм бер-беребезгә ярдәм итү – авыр вакытларда иң зур көчебез.

 Ихлас күңелдән рәхмәт сезгә! ❤️
Сәламәтлек, гаилә иминлеге, тынычлык һәм бәрәкәт телибез!

Роза Ягудина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев