Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат волонтерлар штабында бүген иртән эш кайный иде

Кадерле якташлар, Авылның Ветераннар советы Сезне язның гүзәл бәйрәме - Тынычлык һәм хезмәт көне белән котлый! Норлат волонтерлар штабында бүген иртән эш кайный иде.

"Боевое братство" ("Сугышчан туганлык") Казан штабы аша гуманитар йөкнең 63 партиясен җибәрделәр. Бу юлы без товарларны сугышчыларның заявкасы буенча әзерләдек: оекбашлар, футболкалар, эчке кием, плащлар, "коры душ", тактик носилкалар, гигиена чаралары, маскировка челтәрләре, москит битлекләре.

Шәйхуллин Ринат бүләк иткән яңа чәйнекләр дә солдатларга җибәрелде. 
Гуманитар йөкне җыюда, әзерләүдә ярдәм иткән кадерле якташларыбызга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.
Шулай ук бүген башка волонтерлар оешмасы аша 10 пауэрбанк та җибәреләчәк.

Ә волонтерлык штабында атна саен хәйрия акциясе уза. Узган атнада безнең волонтерлар 1 пауербанк сатып алу өчен кирәкле сумманы җыйды, ә бүген газ баллончалары сатып алу өчен 3000сум акча җыелды. Менә шундый игелекле кешеләр - «Халык фронты» Норлат ветеран-волонтерлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев