Норлат волонтерлар штабы МХО зонасына 96нчы гуманитар йөк партиясен җибәрде
Норлат волонтерлар штабы «Боевое братство» Казан волонтерлар штабы вәкиле Ярмөхәммәтов Олег Рәис улы (позывное – Батюшка) аша фронтка 96нчы (2025 елда 46нчы) гуманитар йөк партиясен җибәрде.
Фронтовикларга: Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбеннән сухари, токмач, Азнакай авылында яшәүче Җәүдәт Таһировтан 25 кг бал; 25 тактик носилка, 90 җылы оекбаш, 32 флис бүрек, 30 плащ, 160 трусы, 5 җылы билбау, 5 флис куртка, Карәшәм авылы халкыннан 1 җылыту җайланмасы; 2 антидрон челтәр, 1 маскировка челтәре, 8 термо кием, 6 пауербанк, 6 кабель, бутыльләрдә су. Төп товарлардан тыш сугышчыларга Норлат балалар йортыннан, 5а, 7а, 8а сыйныф укучыларыннан әниләр хатлары, 3а сыйныфыннан 30 данә Чебурашка җибәрелде.
- Норлат зонасында яшәүче барлык волонтерларга, игелекле халыкка, авыл җирлекләре мәчетләренә рәхмәт белдерәбез. Сез бик кирәкле һәм мөһим эш башкарасыз. Бик зур рәхмәт! – дип сөйли Роза Ягудина.
Искәрмә: чебурашка – сугышчыларга бала чакларын искә төшереп, бронижелетка эләктереп куела торган эмблема.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев