Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат балалар йортында хәрби разведчик көне уңаеннан түгәрәк өстәл узды

Түгәрәк өстәл тәрбияләнүчеләр өчен мөһим вакыйгага әверелде.

Чара балаларны әлеге һөнәрнең үзенчәлекләре һәм әһәмияте белән таныштыруга юнәлтелде. Әңгәмә барышында балалар разведкада уңышлы хезмәт итү өчен нинди сыйфатлар һәм күнекмәләр кирәклеге турында белде. Ил куркынычсызлыгын тәэмин итү бурычларын үтәүче хәрби хезмәткәрләр очраша торган кыенлыклар һәм куркынычлар турында җентекләп фикер алышты. Әлеге катлаулы һәм җаваплы һөнәр өчен аерылгысыз булган мораль аспектларга һәм патриотизм хисләренә аерым игътибар бирелде.

Түгәрәк өстәл тәмамлангач, балаларны күңелле спорт уеннары көтә иде. Бу ярышлар балаларга үзләренең физик әзерлекләрен һәм җитезлекләрен күрсәтү өчен бик яхшы мөмкинлек булды. Катнашучылар төрле эстафеталарда һәм бәйгеләрдә көч сынашты. Күңелле стартлар, балаларда уңай хисләр калдырды һәм команда рухын ныгытты.

Хәрби разведчик көненә багышланган чара балалар йорты тәрбияләнүчеләренең белемнәрен арттырып кына калмады, ә аларда ватанпәрвәрлек һәм Ватанны саклаучыларга хөрмәт хисләре формалашуга да ярдәм итте.

Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев