«Линия жизни» хәйрия фонды ярдәме белән игелекле йортта искиткеч традицияне - «Туган көн бәйрәме» үткәрүне яңарта алдык!
Бәйрәм кысаларында котлау өчен зур курчакны – «Лабубу» персонажын чакырдык, рәхәтләнеп биедек, тәмле пирожныйларны һәр балага бүләк иттек. Балалар вакытларын бик күңелле үткәрде һәм мондый игътибарга чиксез шатланды.
Мондый бәйрәмнәрне үткәрү, әлбәттә, мөһим, алар үзләренә карата булган яратуны тоя һәм уңай хис-кичерешләр ала.
«Линия жизни» хәйрия фонды директоры Болдырева Анастасия Николаевнага һәм Мусина Айсылу Шәриф кызына тәрбияләнүчеләребезгә чараны үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез!
Рәисә Миңнуллина.
Нет комментариев