Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре МХОдә катнашучыларга хатлар юллады
Җиңү көне, гайрәтлелек һәм батырлык символы, шулай ук бөек хәрби традицияләр һәм халыкның бөлгенлеккә төшмәү күрсәткече буларак, тынычлык урнаштыруда Россиянең барлык буыннарын берләштерә.
Нәкъ менә шуңа күрә дә Норлат балалар йоры тәрбияләнүчеләре, 9 майга юллама язып, МХОдә катнашучыларны бәйрәм белән котларга һәм Ватаныбызны саклаганда батырлык һәм көч күрсәтүче көрәшчеләр белән горурланганны белдерергә кирәк икәнлеген белә. Балалар Украинада хәрби операциядә катнашучы солдатларга хатлар язды. Алар «Өмет» халык фронты волонтерлык оешмасы аша җибәреләчәк.
Безнең тәрбияләнүчеләр сугышчыларның күңелен, сүз белән генә түгел, хатларын рәсемнәр белән бизәп, аннары аларны өчпочмак рәвешендә бөкләп, күтәрергә теләде. Без көрәшчеләребезгә ихлас теләкләр язылган 72 хат юлладык.
Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәйсә Миңнуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев