Норлат авылының «Өмет» волонтерлары «Яшел Үзән» редакциясе хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт сүзләре җиткерә
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат авылының «Өмет» волонтерлары «Яшел Үзән» редакциясе хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт сүзләре җиткерә

Яхшылык игелектән башлана, ә бердәмлек — җиңүгә илтә!

Фото: Алия Гаязова, "ЯҮ"

Норлат авылының «Өмет» волонтерлар штабы җитәкчесе Роза Ягудина, Солдат аналары һәм хатыннары советы рәисе Әлфия Зыятдинова һәм волонтер апалары «Яшел Үзән» редакциясе хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт сүзләре җиткерә.

— Безнең эшебезне беренче көннән үк газета битләрендә, социаль челтәрләрдә һәм сайтта даими яктыртып барасыз. Хезмәтебезгә игътибар биреп, ярдәм итеп торуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт! — диләр алар.

Чыннан да, шундый батыр, киң күңелле, ярдәмчел якташларыбыз булганда, җиңү һичшиксез безнең якта булачак!

«Өмет» волонтерлары армый-талмый махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм итә, кирәкле әйберләр җыя, җылы киемнәр әзерли, гуманитар ярдәм юллый. Аларның һәр хезмәтендә — йөрәк җылысы, һәр ярдәмдә — җиңүгә ышаныч һәм изге теләкләр.

Рәхмәт сезгә, «Өмет» волонтерлары!
Егетләребезне ташламаганыгыз, аларга көч һәм өмет биргәнегез өчен мең рәхмәт!


Саваплары меңе белән, ә егетләребез исән-сау, Җиңү белән туган якларына әйләнеп кайтсыннар!

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина
 


Нет комментариев