Норлат авылында яшәүче тыл ветераны Сания Төхвәтуллина «Яшел Үзән» журналистлары белән язмыш йомгагын сүтте
Норлат авылында яшәүче тыл ветераны Сания Төхвәтуллина – тормышның ачысын да, төчесен дә күп күргән буын вәкиле. Быел ноябрьдә аңа 97 яшь тула. Әмма ул бүген дә зарланмый, тормышына шөкер итеп, намазын калдырмыйча яши.
– Әтиемнең олы апасы ул. Тау Илендә туып үскән. Кияүгә чыккач, ире белән Мәскәүгә киттеләр. Гомере буе тырыш, хезмәттә булды, маляр-штукатур булып эшләде. Ике улын да, ирен дә югалтты. Барысы да Тау Илендә җирләнгән. Фатирын килене белән оныгына калдырып, туган ягына кайтты. Хәзер минем тәрбиядә яши, – дип каршы алды безне туганы Рәисә Гыймадиева.
Сания апаның балачагы сугыш чоры авырлыкларына туры килә. Дүрт класс белем алгач та, мәктәптә уку түгел, хезмәт беренче урынга куела.

– Ындырда эшләргә кеше юк дип, безне бөтен класс белән алып киттеләр. 1941 елдан эшкә җигелдек. 15 яшемдә урман кисәргә җибәрделәр. Дүрт кыз идек. Сугыштан кайткан ике ир-ат атка без кискән утынны төяп ташыды. Урсак авылында эшләдек. Ул вакытта аның никадәр авыр эш икәнен аңлап та бетермәгәнбез. Соңрак кына төшендем, – дип искә ала ветеран.
Кызлар ир-атлар эшен башкара: урман кисә, басуда көлтә бәйли, фермада бозау-сарык карый. Ачлык та үзәккә үтә. «Бәрәңге генә коткарды. 1943 елда сыерыбыз батып үлде, бөтенләй сыерсыз калдык», – ди ул.
Җиңү хәбәрен дә Сания апа кырда эшләгәндә ишетә.
– Иртәнге өчтә кояш күтәрелеп килә. Бригадир Рәшидә апа йөгереп килеп: «Кызлар, сугыш беткән!» – дип сөендерде. Кемдер елый, кемдер җырлый башлады. Шатлыкның чиге юк иде, – дип искә ала Сания әби йөрәгенә уелып калган бу көнне.

Тормыш сынаулары сугыштан соң да туктамый. Сания апа күршедә генә яшәүче Зәбихка кияүгә чыга. Төп йортта баласы белән гомер итүче иренең апасы яшь гаиләне кысрыклый. Кызның әнисе янына күченүдән башка чара калмый. Әмма озак яши алмыйлар, егет армиягә алына. Язмам герое авырлы килеш ирен озатырга мәҗбүр була. Өч ел буе күкрәк баласы белән көннәрне санап көтүе җиңел булмагандыр. Ул хезмәт итеп кайткач, яшьләр иренең икенче апасы янына – Мәскәүгә юл ала. Бәхет эзләп, якты киләчәккә өмет итеп авылдан китә алар.
– Мәскәүдә дүрт ел иремнең апалары белән 16 квадрат метрлы бүлмәдә яшәдек. Аларның ике бала, безнең дә икенчесе туды. Өстәвенә җизни салырга ярата иде. Җиңел булмады. Соңрак үзебезгә бүлмә бирделәр. Анда өч гаилә тулай торакта яшәдек. Ирем эчүгә сабышты. Үзем тырышып, егерме елдан соң гына фатир алу бәхетенә ирештем. Ике улым да, ирем дә бакыйлыкка күчте. Фатирымны киленем белән оныкларыма калдырып туган якка кайтып киттем, – ди Сания апа.

Бүген Сания Төхвәтуллина туганы тәрбиясендә, Аллаһка шөкер итеп яши. Биш вакыт намазын калдырмый, мунча ягып торалар, ризык мулдан, йорт җире ялт иткән. Олыгайган көндә менә шундый кадер-хөрмәттә яшәтүче туганың булу нинди зур бәхет. Рәисә кебек игелекле, олы йөрәкле кешеләр күбрәк булса икән лә ул. Кылган изгелекләре үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын. Сания апага, кадерле әбекәй булып, рәхәт тормышта озак еллар яшәү насыйп булсын.
САНИЯ АПА КЕБЕК ТЫЛ ВЕТЕРАННАРЫ – САБЫРЛЫК, ТҮЗЕМЛЕК ҺӘМ ХЕЗМӘТ БЕЛӘН ИЛНЕ КҮТӘРГӘН БУЫН. АЛАРНЫҢ ЯЗМЫШЫ – БҮГЕНГЕ ТЫНЫЧ ТОРМЫШНЫҢ НИНДИ ЗУР БӘЯ БЕЛӘН ЯУЛАНУЫН ИСКӘРТЕП ТОРУЧЫ ТЕРЕ ТАРИХ УЛ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев