Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат авылында гомер кичерүче Фая Шәйхетдин кызы Җамалиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Фая апа күп еллар Норлат хастаханәсендә шәфкать туташы ярдәмчесе булып эшләгән.

Хәзерге вакытта улы Наил, килене Әминә тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә яши. Ике оныгы, ике оныкчыгының яраткан дәү әнисе ул.

Фая апаны олуг гомер бәйрәме белән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән, Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдүс Саттаров котлады. Юбилярга саулык, матур картлык һәм озын гомер теләде.

Без дә җылы теләкләргә кушылабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев