Норлат авылы ветераннар советы, «Халык фронты» Норлат волонтерлар штабы акъегетлеләргә рәхмәт белдерә
Норлат авылы ветераннар советы, «Халык фронты» Норлат волонтерлар штабы Акъегет авылы халкына, волонтерлык штабына фронтовиклар өчен кирәкле товарлар сатып алуда матди ярдәм итүче, гуманитар ярдәм җыюны оештыручы һәм МХО көрәшчеләре турында даими кайгыртучы Рәшидә Борһанова белән мәчет имамы Фиргать хәзрәткә рәхмәт белдерә!
- Бүген алар фронтка ярдәм фондына 10 000 сум кертте. Бик игелекле эш бу. Һәрбер хәйриячегә рухи юмартлыгы һәм батыр сакчыларыбызга ярдәм итәргә әзер булулары өчен зур рәхмәт! Моннан берничә атна элек кенә Акъегет авылы халкы гуманитар товарларның зур партиясен алып килгән иде, – дип сөйли Норлаттан Роза Ягудина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев