Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат авылы ветераннар Советы махсус хәрби зонада булган сугышчыларга тугызынчы гуманитар ярдәм партиясен җибәрүне оештырды

Бу юлы Норлат халкы фронтка 3 тепловизор (берсе разведка төркеме командирына тапшырылган), 100 москит сеткасы, 48 маскировка челтәре, азык-төлек, гигиена чаралары, кием, укучыларның хатлары җибәрелде.

Ветераннар советы һәм солдат аналары, хатыннары Советы күрше авыл җирлекләре - Акъегет, Ачасыр, Бакырчы, Норлат, Норлат газ участогы хезмәт коллективы, Норлат мәдәният йорты, Норлат урта гомуми белем бирү мәктәбе, Норлат балалар йорты хезмәт коллективы, Норлат яшьләренә "Халык фронты" эшчәнлегендә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерә.

Хәрбиләр безнең игътибарга һәм ярдәмгә мохтаҗ һәм булышлык өчен һәрвакыт рәхмәтле.🙏🙏

Фәрит Зыятдинов чираттагы тапкыр гуманитар йөкне "Сугышчан туганлык"ның Яшел Үзән штабына китерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев