Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат авылы активисткасы Роза ханым Ягудина, менә мондый хәбәр юллады

Норлат авылы активисткасы Роза ханым Ягудина районыбызның Идел Аръягында махсус хәрби операция зонасына күрсәтелгән гуманитар ярдәм оештыруда башкарылган эшләр белән гел уртаклашып тора.

Бу юлы ул менә мондый хәбәр юллаган иде:

«Кадерле волонтер дуслар!
Бүген безгә Мулла Илендәге дусларыбыз ярдәм итәргә килде. Әлеге хезмәт десантын Рамил Садыйков оештырды. Мулла Илендә яшәүчеләр бик күп әйберләр җыеп җибәргәннәр, шулай ук, Рамил Гадилевич технология дәресләрендә укучылары ясаган окоп шәмнәре алып килде.
Волонтерлар дистәләгән җылы юрган, урын-җир кирәк-яраклары, сөлгеләр, мендәрләр, маскировка челтәрләре, тактик носилкалар, «пятиточечниклар», җылы киемнәрне төреп, фронтка җибәрергә әзерләде Шушы көннәрдә авылдашларыбыз, махсус хәрби операция зонасындагы 1232, 1234нче полкларда хезмәт итүчеләр өчен посылкалар әзерлибез .
Норлат, Мулла Иле, Бакырчы, Акъегет, Урысбага, Олы Ачасыр, Зур Өтәк, Өтәшкә җирлекләрендә яшәүчеләргә һәм волонтерларга махсус хәрби операция зонасына җибәрергә гуманитар ярдәм җыюда зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев