Мулла Иленең талантлы кызлары «Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге» бәйгесендә уңышка иреште
Бүген Казан шәһәренең гаилә мәчетендә «Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге» бөтенроссия мөнәҗәт уку бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
- Безнең авылыбызның матур апалары һәм Айгөл Шакирова призлы урын алдылар. Чын күңелдән котлыйбыз аларны.
Шушы мөнәҗәтләр бәйгесен оештыручылар арасында җырчы – авылыбызның йөзек кашы Фирдания Зарифуллина да бар иде. Аңа ерым рәхмәт әйтәсе килә. Фирдания, эшең бик авыр, мондый эшне үз башыннан кичкәннәр генә аңлый. Син бик тә МОЛОДЕЦ! Үзең җырлыйсың, үзең мөнәҗәтләр укыйсың. Син барыбызга да үрнәк.
Бу мөнәҗәтләр бәйгесе бик тә матур, бик мәгънәле, югары ноктада, оешкан төстә узды, күңелдә матур хисләр калдырды, – дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев