Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Илендә маскировка челтәрләре үрәләр

Махсус маскировка челтәре хәрбиләрнең гомерен саклап кала ала. Алар алгы сызыктагылар өчен бик тә кирәк.

Киң күңелле авылдашларыбыз берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтергә тырыша. Окоп шәмнәре ясыйлар, тәм-томнар пешерәләр, токмач та кисәләр, кием-салым, яшелчә, җиләк-җимеш тә җибәрәләр.

Шушы көннәрдә волонтерыбыз Рамил Садыков җитәкчелегендә тагын бер игелекле эш башлап җибәрдек – авылдашларыбыз мәдәният йортына  җыелып, маскировка челтәрләре үрә башлады.

Игелекле эшнең иртәсе-киче юк, дигәндәй, аның яше һәм вакыты да юк. Маскировка челтәрләре үрү өчен өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр дә, хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да, гомумән, вакыты, теләге һәм кул эшенә сәләте булган һәркем килә ала.

Махсус маскировка челтәре хәрбиләрнең гомерен саклап кала ала. Алар алгы сызыктагылар өчен бик тә кирәк.

Күңел җылысын кушып үргән челтәрләр егетләргә көч өстәп, хәвеф-хәтәрдән сакласын иде. Сугыш афәтләре тизрәк бетеп башка кабатланмасын иде! 

Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев