Мулла Илендә балаларга «Яңа ел могҗизалары» исемле уеннар уздырдылар
Мулла Иле мәдәният йортында ел саен кышкы яңа ел каникуллары вакытында төрле яшьтәге мәктәп балалары өчен төрле чаралар уза.
- Быел да “Яңа ел могҗизалары” исемле күңелле уеннар чарасы булып узды. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга кызыклы уеннар әзерләгәннәр иде. Чарага Кыш бабай белән Кар кызы да килделәр, алар төрле бәйгеләр, уеннар, биюләр, җырлар белән балаларның күңелләрен ачтылар.
Уеннар вакытында балалар бәйрәм атмосферасын тойдылар. Аеруча балаларга "Кар бөртекләре" уены ошады
Чара ахырында Кыш бабай барлык балаларга баллы призлар өләшеп чыкты, – дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев