Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәдәният йортында елдагыча балалар өчен яңа ел бәйрәме оештырылды

Яңа ел – ул әкияти вакыт.

Һәрбер бала Кыш бабай белән Кар Кызын, әкият геройларын һәм әлбәттә, Яңа ел бүләге көтә.

- Мулла Иле мәдәният йортында елдагыча балалар өчен яңа ел бәйрәме оештырылды. Без аны һәр елны шәһәрдән кунакка кайткан балалар да рәхәтләнеп күңел ачсын, бәйрәмебезгә кайтып өлгерсеннәр дип шулай соңрак үткәрәбез.
Бәйрәм башлануга әкият каһарманнары балаларны тылсымлы әкият дөньясына алып кереп китте. Балалар бәйрәм мөхитенә чумдылар, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр, җырладылар-биеделәр, кызыклы шигырьләр сөйләделәр, төрле уеннар уйнадылар. Безне шунысы сөендерде, бер генә бала да урыс телендә шигырь сөйләмәде. Үзебезнең туган телебездә - татар телендә сөйләп, җырлап-биеп күңел ачтылар. Узган ел тел ватып сөйләгән балаларның да быел телләре күпкә йомшарган.


Кыш бабай белән Кар кызын озаткач та балалар таралырга ашыкмады, кызыклы сорауларга, кыш турындагы табышмакларга җаваплар табып, лотерея уены уйнап вакытны күңелле итеп үткәрде.
Кызыклы программа, музыкаль номерлар, шулай ук балалар белән үткәрелгән уеннар һәм биюләр балаларга бәйрәм кәефе бүләк итте, - дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев