Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле.
- Мулла Иле авылы мәдәният йортында балалар катнашында «Дуслык һәм дуслар турында» дип исемләнгән викторина үткәрелде. Викторина сорауларына җавап биргәндә балалар дуслыкның төрләре турында белделәр, ромашка чәчәге артына язылган мәкальләрнең төшеп калган сүзләрен эзләделәр, күмәкләшеп дуслык турында җырлар җырладылар, – дип яза Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.
Фото: Рәзинә Сәйфетдинова
Нет комментариев