Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәдәният йортында балалар өчен » Бәла-каза булмасын өчен... » дигән темага әңгәмә үткәргәннәр

Янгын чыгуның иң таралган сәбәпләренең берсе – балаларның шаяруы.

Бу нигә шулай? Җавап гади – янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен яхшылап белмәү.

 - Мулла Иле мәдәният йортында балалар өчен " Бәла-каза булмасын өчен... " дигән информацион сәгать үткәрдек. Өйдә ут чыкканда үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен аңлаттык, моннан тыш, балаларга ничек дөрес итеп һәм нинди номерлар буенча янгын сагын чакыртуны сөйләдек. Балалар әлеге тема буенча кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Ахырда балаларга янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре язылган белешмәлекләр тапшырдык, - дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гыйззәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев