Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәдәният йорты янында заманча парк барлыкка килде

Соңгы елларда Мулла Иле авылында үзгәрешләр көннән-көн арта бара. Авылның йөзе яңара, инфраструктура үсә, халыкның ял итүе өчен яңа мөмкинлекләр тудырыла. Шушындый уңай үзгәрешләрнең берсе – Мулла Иле мәдәният йорты янында заманча паркның барлыкка килүе.

Бу парк – авыл халкы өчен чын бүләк. Анда һәркем үз күңеленә яраклы эш таба ала. Көндез парк яшьләр һәм балалар өчен иң яраткан урынга әверелә. Алар монда дуслары белән очраша, уеннар уйный, спорт мәйданчыгында көч сынаша.

Паркта заманча утыргычлар, матур итеп бизәлгән аллеялар, яктырту баганалары, чиста юллар бар. Аерым игътибарга спорт мәйданчыгы лаек. Яшьләр өчен бу – сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, җыелып спорт белән шөгыльләнергә уңайлы мәйдан.

Авылдашлар яңа паркның барлыкка килүен бик җылы каршы алды.

Мулла Иле паркы – авылның яңа йөзе, аның үсешкә омтылышы. Мондый урыннар авыл тормышын активландыра, яшьләрне авылда калырга, туган нигезен яратырга өндәп тора. Шәһәрнекеннән бер дә ким түгел бу парк – ул халыкка көндәлек ял, спорт белән шөгыльләнергә, якыннары белән күңелле вакыт үткәрергә мөмкинлек бирә.

Видео: Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев