Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәчете коелы булды

Язмамны Мулла Иле авылында иганәче Ирек Абдуллин гаиләсе ярдәме белән матур итеп оештырылган «Әнкәйләр хатирәсе» исемле чарада яңа кое ачу тантанасына багыш­лап якташыбыз Ирек Сафин иҗат иткән шигъри юллар белән башлыйм.

Җәннәт – Аналарның аяк асты!
Кем бәхетле дисәң җиһанда,
Ана­ла­ры булган балалардыр.
Яшәү чыганагы – Ана. Илһам да.

Мулла Иле авылына килеп керүгә иң беренче тәмле коймак исе борынны кытык­лады. Авыл халкы бердәм булып җыелган, тезелешеп утырып, сабыр гына чара башланганны көтә. Талгын гына авылны бәйрәм чарасына чакырып музыка уйный. Бала-чага чыр-чу килеп күл буенда балык тотканны күзәтсә, олылар әлеге чараның төп сәбәпчесе Ирек абый Абдуллинны мактап туя алмый. Менә ул дулкынландыргыч мизгелләр килеп тә җитте. Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова авылга багышланган матур сүзләр белән чараны башлап җибәрде. Әлеге мизгелдә тәннәр чемердәп куйды, чөнки авыл ул һәр кешенең күңеленә, йөрәк түренә кереп урнашкан.

Бирегә «Әнкәйләр хатирәсе» дип исемләнгән зур чарага җыелдык. Ни өчен шулай атала соң, дип сорарсыз, чөнки монда барысы да үткәннәрне, газиз әнкәйләрне сагынып искә алды, күзләрдән яшь тамчылары тәгәрәде.

Чараны авылның борынгы мәчетнең имам-хатыйбы Риаз Гыйбадуллин хәер-фатихасы белән дәвам итте. Әлеге бәйрәм инде алдан әйткәнемчә, Ирек Абдуллин идеясе белән уздырылды һәм төп иганәчесе дә ул. Авыл өчен, биредә яшәгән халык өчен җаны-тәне белән янып йөрүчеләрнең берсе ул. Олы йөрәкле кеше диләр андыйлар турында. Чарага җыелуның төп максаты – мәчет ишегалдында яңа кое ачу. Әлбәттә шушы матур коены төзү җиңел булмагандыр, тик Ирек абый сүзләренә караганда, бу эш авырлыкларсыз, каршылыкларсыз барган. Ә бүгенге бәйрәмне уздырыр­га кирәк дигән уй кайдан килеп чыкты соң, дигән сорауга, Ирек абый болай дип җавап бирде.

– Минем әнкәем бик дини кеше иде. Ул безгә иманны сеңдереп үстерде, тәрбиясе көчле булды. Әнкәй күптән инде гүр иясе булса да, аның ярдәмен тоеп яшим, гел юлым уңа, каршылыкларга очрамыйм, Аллаһым бары яхшы гамәлләр генә эшләргә насыйп итә. Коръәндә бит бер яхшы гамәлеңне эшлә дә, төгәлләгәч, икенчесен башла диелгән.
Әнкәйләрне мәңге яшәтәсе иде дә бит, эх булмый шул, – дип күз яшьләре аша сөйләде Ирек абый. – Ә бүгенге очрашуга килгәндә, илебездә тыныч булмаган вакытта зур бәйрәмнәр оештырасы килми. Халык­ка да ял кирәк, шуңа да чарабыз­ны моңлы җырлар белән генә үткәрергә булдык. Рәзинәбезгә бик зур рәхмәт, бәйрәмнең дилбегәсе аның кулында.

Ирек абый сүзләренә караганда, әлеге мәчет янындагы күлне алар узган ел авыл халкы көче белән казыган. Бик күп балык та җибәргәннәр. Гаиләләре белән күл буена балык тотарга чыгучылар да аз түгел икән.

– Шушында ял итәргә килүчеләрне күреп күңелем сөенә, менә тагын бер матурлык булдырылды. Ярдәм итүчеләр дә күп, сүзем ялган булмасын, 80ләп кеше булышты. Мең рәхмәт аларга, – ди Ирек Абдуллин.

Чара егет-кызларның биюләре, үзешчән артистларның җырлары белән үрелеп барды. Чын мәгънәсендә авыл халкы өчен оештырылган бәйрәм булды бу.

– Бүгенге очрашуның сәбәпчесе ул – Абдуллиннар, аларның нигезендә яшәүче Ирек абый һәм аның дуслары, туганнары. Барыгызны да матур бәйрәм белән котлыйм, – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Мулла Иле авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев.

Мулла Иле халкының бердәмлегенә сокландым. Нинди генә идея туса да, күтәреп ала һәм күмәкләшеп тормышка ашыру ягын кайгырта. Корбангали исемле авылдашлары хәтта шушы чарага багышлап җыр да язган, көен дә үзе тудырган. Әлеге җырны ул тәүге кат авылдашлары алдында башкарды. Һәм ул күпләрнең иң нечкә күңел кылларын тибрәтте. Күбесенең күзләрендә яшь тамчылары ялтырады, тирән хатирәләргә чумды.

Бәйрәм җыр-биюләр, килгән кунакларның тәбрик­ләү сүзләре, матур шигырьләр белән үрелеп барды.

Су буенда самовар кайнады, борынны кытыклап тәмле аш исләре таралды. Мулла Иле халкы кунакларның күңелен күрә белә ул. Сыгылып торган мул өстәлләр белән безне аш-су осталары –апалы-сеңелле Фәридә, Фирдәүсә һәм Гөлсинә апа каршы алды. Мул табын белән бүген беркемне дә шаккатырып булмый, ә менә киң күңеллелек бик сирәк күренеш хәзерге заманда. Ходай Тәгалә әлеге апаларга ачык йөз һәм тәмле телне тамчы да жәлләмәгән, сөбеһанАллаһ!

Инде язмамны Ирек абый Абдуллин сүзләре белән тәмамлыйсым килә.

– Хөрмәтле авылдашларым, әнкәйләргә багыш­лап су чыганагы ачып җибәрдек. Кулланыгыз! hәрбер алган су тамчысы барчабызның да мәрхүм әниләребезгә, әбиләребезгә дога булып барып ирешсен. Бәхетле булыгыз. Бүгенге көндә әнкәйләрегезнең кадерен белеп, рәхәт яшәгез! Җәннәтебез аларның аяк астында булуын онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев